«Кайтам» проекты: Татарстанның аграр югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары чыгарылыш курслары студентлары ике көнлек укуга чакырыла

«Кайтам» проекты: Татарстанның аграр югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары чыгарылыш курслары студентларын ике көнлек укуга чакырыла

Чара Лаеш районының «Йолдызлы» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә 17 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр узачак һәм язмышын авыл территорияләре белән бәйләргә теләүче аграр юнәлештәге студентларны җыячак.

Булачак аграрийлар һөнәри үсешнең индивидуаль карталарын төзиячәкләр, эш бирүчеләр белән коммуникация нигезләрен өйрәнәчәкләр. Бу эштә аларга Европа Советының халыкара дәрәҗәдәге тренеры Наталья Никитина ярдәм итәчәк.

Проектта катнашу өчен 2022 елның 14 октябренә кадәр сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://clck.ru/32Fxov.

Translate