«Киләчәк уеннары» презентациясе

Кичә икътисад институтының актлар залында куратор сәгатендә «Киләчәк уеннары»дип аталган масштаблы спорт вакыйгасы вәкилләре чыгыш ясады. Студентлар безнең шәһәрдә булачак зур масштабтагы вакыйга турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Бу спорт ярышлары гына түгел, бу фән, технология һәм спортны берләштергән чын тамаша. Классик һәм санлы спорт төрләренең синергиясе төрле яшьтәге тамашачылар өчен бәйрәмнең уникаль атмосферасын тудыра.

Куратор сәгатендә студентлар спорт менеджменты нигезләре, ярышларны үткәрү кагыйдәләре белән таныштылар, шулай ук спорт чараларын оештыруда заманча технологияләрне куллану турында кыйммәтле белемнәр алдылар.

«Киләчәк уеннары» спорт дөньясында елның иң көтелгән вакыйгаларының берсе булды инде. Студентларга ярышларның ничек узачагы, нинди командаларның катнашачагы һәм приз фондының нинди булачагы турында күбрәк белү бик кызык иде.