Коллегаларыбызны Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйбыз һәм авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут котлавын бастырып чыгарабыз
Россия агросәнәгать комплексы терлекчелек тармагын да кертеп, барлык төп юнәлешләр буенча да динамикалы үсә. Азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә йөзләрчә мең ветеринария табибы һәм күзәтчелек хезмәте хезмәткәрләре зур өлеш кертә.
Сезнең һөнәр – дөньяда иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Ул тирән белем генә түгел, хайваннарга карата мәхәббәт, фидакарьлек, сабырлык һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуны да таләп итә. Ветеринария тармагы хезмәткәрләре терлек авыруларын профилактикалау белән шөгыльләнәләр, чималның һәм әзер продукциянең сыйфатын тикшереп торалар, фән һәм мәгариф, җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә эшлиләр. Илнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыять турыдан-туры сезнең эшегезгә бәйле.
Бүген безнең тармак алдында җитди бурычлар тора: якындагы 6 елда агросәнәгать комплексының технологик бәйсезлеген тәэмин итәргә кирәк, бу азык-төлек җитештерүне һәм экспортын үстерү буенча милли максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Без куелган максатларга шул исәптән үзебезнең ветеринария препаратларын җитештерү өчен заманча инфраструктура булдыру һәм үстерү, аларны җитештерүне арттыру, кадрлар әзерләү системасын камилләштерү һәм әлеге өлкәгә яшьләрне җәлеп итү исәбенә ирешергә ниятлибез. Уртак тырышлык белән без бу юнәлешләр буенча уңышка ирешәчәкбез дип ышанам.
Фидакарь хезмәтегез, профессиональлегегез,җаваплылыгыгыз, ярдәмчеллегегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!