Коммуникатив тренинг «Аралашыгыз – файдалы!»

2023 елның 13 февралендә СПО321-01 төркеме студентлары өчен педагог-оештыручы Дәүләтшина Зөһрә Җәүдәт кызы икътисад институты директоры белән берлектә оештырган «Аралашыгыз – файдалы!» коммуникатив тренингта катнваштылар.

Тренингның төп бурычларының берсе укучылар өчен тиешле уку атмосферасын булдыру һәм саклау иде. Студентлар лекция тыңладылар, төрле тормыш ситуацияләрен тикшерделәр һәм проблемалы күнегүләр эшләделәр.