Контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен патриотик акция
17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен «БАРЫСЫ ДА ҮЗЕБЕЗНЕКЕ»дигән масштаблы патриотик акция узды
Чараларда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, руханилар вәкилләре, артистлар, шулай ук ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләре, волонтерлар катнашты
Әйтик, Казанның берьюлы берничә локациясендә – Бауман урамында, «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, «Җиңү Проспекты» сәүдә үзәге янында контракт хезмәте буенча консультацияләр алырга мөмкин булган пикетлар узды
«Ялкын» патриотик клубында катнашучылар Татарстан Республикасының Яшь гвардиясе белән берлектә (https://vk.com/mger.tatarstan) әлеге акциядә катнаштылар.





