«Коррупциягә каршы көрәш»темасы кысаларында Казан ДАУның беренче курс студентларының очрашуы
26 сентябрьдә, Казан ДАУның механикалаштыру һәм техник сервис Институты бинасында, «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын үткәрү кысаларында, Министрлык тарафыннан, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәме белән беренче курс студентларына хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән лекция үткәрелде.
Чара башында сәламләү сүзе белән университет ректоры Айрат Вәлиев чыгыш ясады. Ректор белем бирү процессы барышында студент һәм укытучы белән килеп чыгарга мөмкин булган коррупция күренешләрен, мондый күренешләргә юлыкса, кая мөрәҗәгать итәргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеген билгеләде.
Чарада Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Артур Кириченко чыгыш ясады. Ул дәүләтнең социаль-икътисади үсешенә тискәре йогынты ясаучы коррупция проблемасының актуальлеге, дәүләт идарәсе чараларының нәтиҗәлелеге, шулай ук гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру турында сөйләде.
Республика Яшьләр коррупциягә каршы «Бирмәскә — алмаска!» программасы җитәкчесе – Элина Зөфәрова студентларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, коррупциячел гамәлләрнең зыяны һәм нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтте һәм элек күтәрелгән темага сораулар белән интерактив үткәрде; дөрес җавап биргән студентлар бонус бүләкләре алдылар.
Казан дәүләт аграр университетының коррупциягә каршы эшчәнлекне әйдәп баручы белгеч Руслан Локманов студентларга коррупциягә каршы эшләүче комиссияне тәкъдим итте һәм кызыксындырган мәсьәләләр килеп чыкканда аларга якын килергә оялмауларын теләде.
Чараны ректор Айрат Вәлиев тәмамлады, ул шулай ук җәмгыятьтә коррупциянең зыяны турында сөйләде һәм студентларга укуларында уңышлар теләде.




