Коррупциягә каршы көрәш турында лекция
Казан дәүләт аграр университетының «Казан ветеринария медицинасы академиясе» институтында Казан шәһәренең Совет районы прокуроры ярдәмчеләре А.З. Әһлиуллина һәм Д. А. Колесова белән очрашу булды. Алар студентлар өчен «Коррупциягә каршы тору өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлегенең төп юнәлешләре» темасына лекция укыдылар, хокук бозулар һәм җаваплылык чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук укучыларны Татарстан прокуратурасы оештырган «Коррупциягә каршы бергә!» Халыкара яшьләр конкурсында катнашу шартлары белән таныштырдылар.. Кунакларга мөһим һәм танып белүчән әңгәмәләре өчен рәхмәт белдерәбез!


