Корэш буенча Юниорлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге!

23 сентябрьдә «Тулпар» СК-сында юниорлар арасында корэш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды!

Ярышлар 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында узды.

Яшь спортчылар югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм спортка карата дәрт күрсәттеләр. Баш судья булып Казаннан Волков Илһам Нурисламович чыгыш ясады.

Ярышлар җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды.

Командага катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез, ә Казан ДАУ, Татарстан Республикасы спорт министрлыгына һәм Татарстан Республикасы корэш Федерациясенә оештырган өчен зур рәхмәт белдерәбез!