Кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге

Түбән Новгородта ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Казан ДАУ данын бу ярышларда икътисад институтының Б 301-02 төркеме студенты Николаева Индира яклады. 65 кг. га кадәр авырлык категориясендә ул бронза медаль һәм Россия чемпионатына юллама алды.