“Кызыл крест” Казан ДАУ студентлары өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс оештырды.
Май аеннан Казан ДАУ икътисад институты студентлары һәм курслары өчен “Кызыл крест” хезмәткәрләре тарафыннан беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар оештырылды.
Мастер-класс кысаларында студентларга төрле ситуацияләрдә, мәсәлән, кан китү вакытында беренче ярдәм күрсәтүнең төп кагыйдәләре хакында мэгълүмәт бирелде. Мастер-классның төп юнәлешләренең берсе булып гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта студентларны дөрес тәртипкә өйрәтү булды. “Кызыл крест” хезмәткәрләре көтелмәгән хәлләр шартларында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм тынычлыкны ничек саклап калу турында сөйләделәр.
Мастер-класс дәресләрдә актив катнашкан һәм күп сораулар биргән студентлар арасында зур кызыксыну уятты, чара нәтиҗәсендә студентлар яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз көчләренә ышаныч та алды.

