Кыргызстан галимнәренең Казан дәүләт аграр университетына визиты
22 декабрьдә Кыргызстан галимнәре делегациясе ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Габделфәрт улы Нуриев чакыруы буенча Казан дәүләт аграр университетында булды.
Составына керделәр:
Ош дәүләт технология университеты профессоры Шәмшиев Бакытбәк Нуркамбәр улы,
география фәннәре кандидаты, доцент Аккулов Абдиҗәпәр Ураим улы
һәм география фәннәре кандидаты, Ош дәүләт университетының физик география һәм табигый ресурсларны комплекслы үзләштерү кафедрасы доценты Обдунов Элморат Абдувап улы.
Визит кысаларында кунаклар урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары өчен урманнарның, бигрәк тә Үзәк Азиянең тау экосистемаларының роленә багышланган ачык лекция үткәрделәр.
Фәнни партнерлыкны ныгыткан өчен профессор Б. Н.Шәмшиевка «КДАУның Мактаулы профессоры» исемен бирү тантанасы төп вакыйга булды.
Делегация шулай ук университет лабораторияләрендә, Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгында һәм ТР Фәннәр академиясендә булды. Очрашулар барышында урман экосистемаларын саклау һәм климат үзгәрүенә җайлашу өлкәсендә уртак проектлар, академик алмашу һәм хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Визит Халыкара фәнни партнерлыкны ныгытты һәм белгечләр әзерләү һәм экологик бурычларны хәл итү буенча уртак эшкә нигез салды.
