Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!
14 апрельдә Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нуриев Илшат Габлелфәрт улы Казан ДАУның «100 ел» юбилей медален машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы профессоры Галиев Илгиз Гакиф улына тапшырды!

Әлеге югары бүләк-күпьеллык намуслы хезмәтен, университетка тугрылыгын һәм аграр белем бирүне үстерүгә керткән өлешен тану.
👏
Юбилярны әлеге лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри казанышлар һәм озак еллар нәтиҗәле эш телибез!