«Ландшафт архитектурасы» Б431-03 төркеменең 1 курс студенты Тимиров Шамил «Татнефть» хәйрия фондының «Яшел Адым – Зеленый Шаг 2024»Бөтенроссия студентлар экология фестивалендә җиңүче булды. Ул 18 июльдә Әлмәтнең югары нефть мәктәбендә старт алды

Фестивальдә Россиянең 18 шәһәреннән студент яшьләр вәкилләре катнашты. Фестиваль кысаларында алар табигать балансын саклап калу, әйләнә-тирә мохитне пычратуга китерә торган проблемаларны булдырмау буенча яңа чишелешләр тәкъдим иттеләр.

Translate