Лекторлар лигасы
Дәүләт яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге Департаменты «Белем» Россия җәмгыятенең «Лекторлар лигасы»конкурсының өченче сезонын үткәрү турында хәбәр итә
Бәйгенең максаты – төрле юнәлешләр буенча кирәкле белемнәр, күнекмәләр һәм агарту эшчәнлеге өчен мотивациягә ия булган лекорларны ачыклау, үстерү һәм бүләкләү.
Конкурс барышында анда 7500 дән артык кеше катнашты. Бәйгенең этаплары онлайн һәм оффлайн-форматта узды, ярымфиналлар кысаларында бөтен илдән җыелган катнашучылар үзләренең федераль округлары кысаларында чыгыш ясады. Финал кысаларында Мәскәү шәһәрендә 100 конкурсант лекцияукыды һәм илнең иң яхшы 50 лекторы ачыкланды. Конкурс эре дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар, шулай ук югары белем бирүче әйдәп баручы мәгариф оешмалары ярдәмендә үткәрелә.
Конкурста катнашуга мәгариф оешмаларының педагогик составы, хезмәткәрләре һәм студентлары чакырыла.
Конкурста җиңүчеләр Россия «Белем» җәмгыятеннән һәм партнерлардан яңа мөмкинлекләр һәм кыйммәтле призлар алалар: «Белем» Лекторы статусы һәм «Белем» Россия җәмгыяте чараларында чыгыш ясау мөмкинлеге, мәгърифәтчелек контентын булдыру, үстерү һәм уникаль укыту программасына керү мөмкинлеге.
Конкурс турында гомуми мәгълүмат һәм нигезләмә Конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган: https://znanierussia.ru/ligalektorov.