Ләлә Кәдермәтова студентлар көне белән котлый!

Кадерле Казан дәүләт аграр университеты студентлары!
25 гыйнварда гадәттәгечә Студентлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм яңа белем һәм күнекмәләрне генә түгел, яшь буын вәкилләренең мөстәкыйль тормыш бусагасын атлап, үзләре өчен яңа офыклар ачкан яшьлек вакытларын да гәүдәләндерә.
Студентлык – ул яңа сынаулар һәм беренче казанышлар чоры, рухи һәм кызыксыну буенча якыннары белән күпьеллык дуслыкның башы.
Яңа буын студентлары – безнең Россиянең киләчәге. Аграр сектор авыл хуҗалыгына яңалыклар кертергә һәм илнең һәм республиканың азык-төлек бәйсезлеген күтәрергә әзер югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ.
Россия авыл хуҗалыгы банкы, агросәнәгать комплексында терәк банк буларак, югары компетенцияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Безнең өчен аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларның авыл хуҗалыгында үзләрен табулары һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешүләре мөһим. Банк үз ягыннан югары уку йортына һәм студентларга төрле ярдәм чараларын, аерым алганда, кампус проектын һәм стипендия программасын гамәлгә ашырып, һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Бүген үк Казан дәүләт аграр университетында укучылар үзләренең җирдә эшли алуларын һәм эшли белүләрен, авыл хуҗалыгы производствосын күтәрергә ниятләүләрен чынлыкта күрсәтәләр.
Кадерле студентлар, сезнең югары уку йортында үткәргән вакыт кызыклы һәм файдалы узсын иде, дип телим. Сезгә укуда да, тормышта да яңа ачышлар телим. Сезнең тәҗрибәле остазларыгыздан алган күнекмәләрегез ышанычлы багаж булсын, ул куелган максатларга ирешү юлында киләчәктә дә кирәк булсын! Сезгә сессияне уңышлы тәмамлауларыгызны һәм яхшы билгеләрегезне телим!
Хөрмәт белән,
“Россия авыл хуҗалыгы банкы” АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Л. Р. Кәдермәтова