Мамадыш районында яңа агрокласс ачылды

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Мамадыш шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында агротехнология сыйныфын ачты. Ачылышта шулай ук Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев һәм башка кунаклар катнашты.

7 һәм 9 сыйныф укучылары химия, биология, физика һәм математика фәннәрен тирәнтен өйрәнәчәкләр, шулай ук агротехнология юнәлешендәге электив курслар узачаклар.

Дәресләр өчен барлык кирәкле әйберләр: физика, химия һәм биология буенча санлы лабораторияләр, укыту-лаборатория җиһазлары, тренажерлар, электрлаштырылган стендлар, Менделеевның электрон таблицасы һәм күрсәтмә әсбаплар сатып алынды. Проектның инвесторы – «РМ Агро»компанияләр төркеме.

Бүген Татарстанда инде 20 агротехнология сыйныфы бар, аларда 550 укучы белем ала. Бу республиканың авыл хуҗалыгы өчен булачак белгечләр әзерләүгә тагын бер адым.

Translate