МББУ 186нчы күп профильле «Перспектива» лицее укучылары арасында «Агро сыйныфы» программасы буенча белем бирү дәресләре

Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында 21 сентябрьдән «Агро сыйныфы» белем бирү программасы буенча МББУ 186 нчы күп профильле «Перспектива» лицее укучылары арасында дәресләр башланды. Кереш дәресләрне гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы профессоры, мөдир Р. И. Сафин үткәрә.
Балалар заманча астрономик приборлар белән эшләргә тырыштылар. Аларга аеруча һава торышын бәяләү ошады: углерод газы, органик матдәләр һәм феноллар. Шулай ук цифрлы микроскоп астында сайлап алынган туфрак үрнәкләренең эчтәлеген бик теләп карадылар. Алга таба дәресләр уку планы буенча узачак.


