«МГБот» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек турында Килешү имзалау

29 февральдә Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев һәм директор Павел Сергеев йөзендә «МГБот» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Мгбот компаниясе 2014 елдан Санкт-Петербургта «Әйберләр Интернеты» һәм Мобиль робототехника компетенциясен өйрәнү өчен белем бирү җыелмалары һәм электрон компонентлар җитештерә.

Хезмәттәшлекнең төп максаты – тикшеренү эшләре үткәрү, электроника, программалаштыру, электрон җайланмалар, авыл хуҗалыгында кулланыла торган роботлар конструкцияләү белән кызыксынучы студентларны, магистрларны, аспирантларны җәлеп итү.