Механизация һәм техник сервис институтында университет психологы белән берлектә кураторлык сәгате узды
Механизация һәм техник сервис институтында университет психологы Сунгатова Нурсия Тәлгатовна белән берлектә 2 курс студентлары өчен кураторлык сәгате узды. Очрашуның темалары «Үз-үзеңә ышаныч» һәм «Позитив фикерләү»иде. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, үзләренең ораторлык осталыкларын, шулай ук бер-берсенә карата уңай фикер алышу осталыкларын күрсәттеләр. Үз-үзеңә ышанычны бәяләү буенча тест узды.


