Механизация һәм техник сервис институты студентлары өчен фәнни лекция

7 сентябрьдә механизация һәм техник сервис институты студентлары фәнни лекция үткәрелә. Әлеге чара белем көненә багышланган чаралар кысаларында узды. Спикер булып Казан ДАУның агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы профессоры, РФА әгъза-корреспонденты, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, ТР Фәннәр академиясе академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, фән һәм техника өлкәсендә өч тапкыр дәүләт һәм хөкүмәт премиясе лауреаты, РФнең атказанган эшлеклесе Мәҗитов Нәҗиб Каюм улы чыгыш ясады. Ул прорыв (алга китеш)  проекты буенча ачык леция үткәрә.

Лекциядә студентлар Россия Фәннәр академиясенең агроинженерлык фәнендә беренче татар-Себер-Урал-Ярославль алга китеш проекты белән таныштылар.

Translate