Минем җирем – Россия
Авыл тематикасы буенча мәгълүмати проектлар конкурсын инде унберенче ел рәттән үткәрәбез.
Аның максаты – шәһәр читендәге территорияләрдә яшәүнең өстенлекләре һәм аларның динамик үсеше турында сөйләүче авторларны бүләкләү.
Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары, блоггерлар һәм башка авторлар катнаша ала.
🌟 ММЧ өчен төп номинацияләр
➡️ Спорт барысы өчен дә: шәһәр читендәге территорияләрдә актив спорт белән шөгыльләнү турында
➡️ Милли колорит: Җирле һәм аз санлы халыкларның яшәү үзенчәлекләре турында
🌟 ММЧ өчен Гаилә елына багышланган махсус номинацияләр
➡️ Гаилә туризмы: балалы гаиләләр өчен иң матур һәм оригиналь туристик маршрутлар турында
➡️ Гаилә династияләре: шәһәр читендә яшәүче гаилә династияләре тарихы
➡️Шәһәр читендәге гаилә бизнесы, уңыш тарихлары: уңышлы гаилә бизнесы алып баручылар турында
🌟 Блоггерлар һәм шәхси авторлар өчен номинацияләр
➡️Блогосфера: шәһәр яны территорияләрен үстерүнең төрле юнәлешләре турында
➡️ Тормыш территориясе: күптән түгел генә шәһәр читенә күчеп, хыялын тормышка ашыручылар турында
➡️ Минем эшем: стартаплар, үз бизнесымны үстерү турында
Җиңүчеләр ноябрьдә билгеләнәчәк! 🏆
Тулырак мәгълүмат – сайтта.