«Мин коррупциягә каршы»плакатлар конкурсы

2023 елның 14 декабрендә студентлар йортының актлар залында Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышланган «Мин коррупциягә каршы» плакатлар конкурсы узды.

Конкурста катнашучылар коррупция проблемасына җитди карадылар, кызыклы һәм эчтәлекле плакатлар әзерләделәр. Конкурс шартлары буенча плакатлар эленеп тора, һәм һәр катнашучы үз эшен тәкъдим итә.

Плакатлар берничә критерий буенча коррупциягә каршы эшчәнлекне әйдәп баручы белгеч Р. Р. Лукманов, студентлар йорты мөдире Р. И. Гәрәев, өлкән укытучы Гайфуллин И. Х., ассистент Сабиров М. М., студентларның коррупциягә каршы комиссиясе әгъзалары Галеева Л. И. һәм Кекина К. Е. тарафыннан бәяләнде: «Авторның эш эчтәлеген ачуның дәлилләнгәнлеге һәм тирәнлеге, социаль әһәмияте», «Иҗади чишелешнең сыйфаты, профессионализмы һәм техникасы» һәм «Эшнең гомуми эмоциональ кабул ителүе, аудиториягә тәэсир итүнең нәтиҗәлелеге» .

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга 2023 елның 19 декабрендә узачак Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр һәм сертификатлар, ә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак. Бүләкләр Казан дәүләт аграр университетының профсоюз комитеты ярдәмендә оештырылды.

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт!