«Мирас»спорт комплексында футзал буенча турнир

28 февральдән 2 мартка кадәр «Мирас» спорт комплексында ТР югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы һәм югары уку йортлары командалары арасында «Футзал в вузы»Бөтенроссия ярышлары кысаларында футзал буенча турнир узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.

Безнең җыелма команданы тренер, физик тәрбия кафедрасы өлкән укытучысы Яруллин Әхмәт Габдулла улы җитәкчелегендә тәҗрибәле уенчылар тәкъдим итте.

Турнирда 15 команда катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча безнең команда гомуми зачетта 8 нче урынны алды. Кече югары уку йортлары рейтингында без Казан инновацион университетыннан гына калышып, 2 урынны яуладык. Спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!

Translate