«Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе





«Мәгариф. Карьера» мәгариф учреждениеләре һәм белем бирү технологияләре күргәзмәсе, Татарстан Республикасында бердәнбер күргәзмә, аның бердәм мәйданчыгында Казанның һәм Россиянең әйдәп баручы уку йортлары киләсе уку елына үз белем бирү программаларын тәкъдим итә.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы белән Казан шәһәре Мәгариф идарәсе ярдәмендә үткәрелә.
Быел күргәзмә 2023 елның 12-14 октябрендә AK BARS RETRO CARS күргәзмә комплексы территориясендә (Оренбург тракты урамы, 5/4) уза.
Күргәзмәгә килергә 10-11 сыйныф укучылары, колледж тәмамлаучылар, шулай ук аларның әти-әниләре кызыксындырган сораулар бирергә һәм вакытны файдалы уздырырга чакырылалар.