Мәктәп урманчылыкларының V республика слеты

Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Р.Х. Гафиятов һәм профессор Х. Г. Мусин 28 июльдә ТР Кукмара районының Лубян бистәсендә урнашкан урман-техник колледж базасында узган V республика мәктәп урманчылыклары слетында катнаштылар.

Слет, гадәттәгечә, белем бирү оешмалары укучыларын урман экосистемаларын һәм практик табигать саклау эшчәнлеген өйрәнү эшенә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән җылы сүзләр һәм изге теләкләр укылды, слетта катнашучылар адресына ТР Урман хуҗалыгы министры Р. А. Кузюров һәм башка дәрәҗәле кунаклар: ТР Кукмара районы администрациясе башлыгы Сергей Димитриев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреевтан җылы сүзләр әйтелде.

Бу чара слетта катнашучыларның барысында да зур кызыксыну уятты.