«Мәрхәмәтле Татарстан» оешмасы вәкилләре белән очрашу
3 июньдә университетыбызның студентлар киңлегендә «Мәрхәмәтле Татарстан»оешмасы вәкилләре белән мөһим очрашу узды. Казан дәүләт аграр университеты базасында “Мәрхәмәт.Үзәк” иҗтимагый үсеш үзәген ачу мәсьәләсе каралды. .
Үзәкнең максаты – социаль җаваплылыкны үстерүгә, волонтерлыкка ярдәм итүгә һәм студентларның иҗтимагый тормышта актив катнашуына юнәлдерелгән инициативалар өчен мәйданчык булдыру.
Әлеге очрашу барлык катнашучыларга үзәк кысаларында гамәлгә ашырылачак проектлар турында күбрәк белергә, шулай ук үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен кертергә мөмкинлек бирде.


