«Мөмкинлекләр марафоны»  проекты кысаларында «Татарстан — Мөмкинлекләр территориясе»  коммерцияле булмаган автоном оешмасы командасы безнең югары уку йортында булды

Алар Россия яшьләре  ярдәмендә ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Грантлар.

Шулай ук яшьләргә карьерада үз урыннарын табарга һәм профессиональ үсеш алырга ярдәм итүче форум кампаниясе турында да сөйләделәр.

Безнең вуз һәм «Татарстан — Мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы командасы арасында киләчәк хезмәттәшлек турында мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.