«Наркотикларга каршы»социаль ролигы!

Без сезнең игътибарыгызны яшьләр арасында наркотиклар куллану проблемасына юнәлтергә теләдек. Наркотиклар – куркыныч һәм җимергеч күренеш, ул яшьләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зур зыян китерә. Студент яшьләре аеруча уяу һәм наркотикларга сак булырга тиеш. Шуны аңларга кирәк: наркотиклар куллану сәламәтлек өчен зарарлы гына түгел, ә җитди юридик нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Законнар наркотиклар куллануны һәм таратуны каты җәзалый, бу җинаять җаваплылыгына һәм киләчәк карьерасына тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу проблемага багышланган гыйбрәтле видеоролик тәкъдим итәбез.