Ноябрь башында Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасында РСО гранты кысаларында икенче дәрес узды
Дәрестә «Топография-геодезия һәм маркшейдер эшләрендә 12192 үлчәүче»һөнәри белем бирү программасы буенча фикер алышуны дәвам иттеләр. Дәресне җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы ассистенты Яхин Илдар Фәрит улы үткәрде, ул студентларны практик биремнәргә әзерләде һәм һөнәр нигезләре белән таныштырды.
Исегезгә төшерәбез, һөнәри белем бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 июнендәге 876 номерлы «Студент отрядларында катнашучыларны түләүсез нигездә һөнәри белем бирүнең төп программалары буенча укытуга грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант бирү кагыйдәләрен раслау турында»карары нигезендә гамәлгә ашырыла.