Оксана Лутның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлавы
9 Май – күптән көтелгән җиңүне якынайтып, фронтта фидакарьләрчә сугышкан һәм тылда хезмәт иткән батырларыбызга милли горурлык һәм тирән рәхмәт көне ул.
Аларның үлемсез батырлыгы безгә ирекле илдә яшәргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирде. Ул безнең халкыбыз тарихында чын патриотизм һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып калачак, иң катлаулы сынауларны җиңәргә рухландырачак һәм бердәмлек, үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искә төшерәчәк.
Аграрийларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтәсем килә: аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә илебезнең нык тылы һәм ышанычлы таянычы булды. Ресурслар җитмәү шартларында яңа сортлар һәм агротехнологияләр булдыру өстендә эшләүче авыл хезмәтчәннәре һәм галимнәре илне азык-төлек белән тәэмин итә һәм сугыштан соңгы елларда тармакны кыска вакыт эчендә торгыза алдылар.
Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәткәрләре! Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, игелек һәм иминлек телим. Һәр көн якыннарыбызның җылысы, кайгыртуы һәм мәхәббәте белән тулып торсын!
Бөек Җиңү юбилее белән!