Оксана Лутның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы
Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның төп кыйммәтләрен искә төшерә. Уртак максатларга ирешүдә бердәмлек, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү һәм илебез язмышы өчен уртак җаваплылык безгә теләсә нинди авырлыкларны җиңеп, ышанычлы рәвештә алга барырга ярдәм итә.
Бүген агросәнәгать комплексы нәкъ менә шулай эшли. Безнең тармакның көче, аның күпсанлы казанышларының нигезе кешеләрдә, аларның бердәмлегендә, нәтиҗәгә омтылышында һәм югары профессионализмында. Безнең алты миллион ярым ватандашыбыз-агрономнар, механизаторлар, селекционерлар, генетиклар, ветеринарлар һәм АПКның башка хезмәткәрләре – үзләренең көндәлек хезмәтләре белән илнең азык-төлек иминлеген ныгыта, россиялеләрне сыйфатлы һәм төрле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә, алдынгы технологияләр булдыра һәм производствога кертә.
Бүген үзебезнең агросәнәгать комплексы алдында яңа зур максатлар тора. Ышанам ки, без бергәләп барлык бурычларны үтәрбез һәм Россиянең бөтен дөньяны туендыручы Бөек аграр держава буларак позициясен ныгытырбыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим!
