Планлы янгын эвакуациясе
2 июньдә Казан шәһәре, Баш ур., 69А, 1 йорт адресы буенча урнашкан 4нче уку бинасында (урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Казан ДАУ ЮҺБ ФДБМУ) хезмәтне саклау белгече Нурмиев А. А. катнашында планлы янгын эвакуациясе узды. Университет укытучылары, хезмәткәрләре, шулай ук студентлар янгын чыкканда хәрәкәт итү тәртибен эшкәрттеләр. Чара ахырында Азат Ахиарович йомгак ясады.