«ПолитЗавод 2024» проектының старты

2 апрельдә «Яшь гвардия»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов белән чара узды.

Без сезгә «ПолитЗавод 2024»проектының башлануы турында хәбәр итәбез!

Бу мәйданчык сәяси карьерасын башларга теләгән яшьләр өчен уникаль мөмкинлек бирә. Алты ай дәвамында проектта катнашучылар белем бирү модульләрен узачак, сәяси дебатларда катнашачак, Татарстан Республикасының һәм Дәүләт Думасының йогынтылы сәясәтчеләре һәм депутатлары белән танышачак. Сез республикабызның иҗтимагый-сәяси тормышының бер өлеше булачаксыз!

Әгәр дә сез политик карьера турында хыялланасыз һәм алыштыргысыз тәҗрибә һәм белем алырга телисез икән, мөмкинлекне кулдан кындырмагыз!

«ПолитЗавод 2024» проекты сайлап алуны узучылар өчен ишекләр ача. Сынауларга әзерләнегез! Проект һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны сез социаль челтәрләрдә һәм «Яшь гвардия»рәсми сайтында ала аласыз. Сәяси киләчәкнең бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!