Производство практикасы яңалыклары

«Техносфера куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча механикалаштыру һәм техник сервис институтының 3 курс студенты Нуртдинова Алия Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә практика уза.

Ул мәгълүмати, методик материаллар, күзәтүләр һәм башка документлар әзерләүдә катнаша.

Хезмәтне саклау хезмәте хезмәткәрләре тутыра торган хисап формаларын, журналларны, шулай ук хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы буенча норматив-техник документларны өйрәнә.