Производство практикасы яңалыклары

«Горводзеленхоз»трестында урман хуҗалыгы һәм экология факультетының Б401-01, Б401-02 һәм Б401-03 төркемнәре студентлары практика уза.

Кызлар Казан шәһәренең паркларын һәм скверларын карап тоту, клумбалар утырту һәм утау, куаклар һәм агачлар утырту эшләре белән шөгыльләнәләр.

Студентлар зур объектларда тәҗрибә алалар һәм эшнең үзенчәлекләре белән танышалар.