Производство практикасы яңалыклары
Бу җәйдә механикалаштыру һәм техник сервис институты, агробиотехнология һәм җирдән файдалану институты студентлары җитештерү практикасына Россия Студентлар отрядлары белән бергә чыктылар. Балалар «Ялта-Интурист» кунакханә комплексында эшләделәр һәм үзләрен шундый белгечлекләрдә сынап карадылар:
Яшелләндерүче – Шарапова Айгөл, Иванов Данил, Макаров Данила, Таҗетдинов Ильяс
Күңел ачу чараларын оештыручы – Шохратова Шоист, Чернов Матвей
Хаусмен – Закиров Искәндәр, Әхмәтов Фаил
Бармен – Мастюгина Юлия
Гольфак йөртүче – Вәлиев Азат
Официант –Латыйпов Усман
Студентлар өчен бу тәҗрибә диңгездә эшләү генә түгел, яхшы ял итү мөмкинлеге дә булды.