Производство практикасы яңалыклары

Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты укытучылары тарафыннан студентларның производство практикасын узу буенча тикшерү үткәрелде. Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты студенты Гыйззәтуллина Илсина Мамадыш районының «Радуга» ҖЧҖендә практика уза, анда пекарняда эшли. Аның курсташлары Галиев Риназ һәм Сибгатуллин Илназ Алабуга районының «Азык-төлек программасы АПК» ҖЧҖ-ендә язгы кыр эшләрендә актив катнашалар.

Тукай районының «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында механикалаштыру һәм техник сервис институты студенты Гайфуллин Айдар чәчү агрегатларын әзерләү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Шәкүров Зөлфәт Алабуга районының «Яшь Көч» агрофирмасы ҖЧҖ-ендә басуга орлык һәм ашламалар ташу белән шөгыльләнә.

Translate