Производство практикасы яңалыклары

Механикалаштыру һәм техник сервис институты, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты укытучылары, «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә, Кама Тамагы һәм Тәтеш районында студентларның производство практикасын үтүләрен тикшерделәр.

3 курс студентлары АБ һәм ҖФ институты студентлары Рәхимҗанова Эльвина, Вадутов Рауль һәм Малышкин Игорь «Август-Кама Тамагы»ҖЧҖдә производство практикасын узалар. Баш агроном Садыйков Фәрит Әкрәм улы җитәкчелегендә язгы кыр эшләрендә актив катнашалар.

М һәм ТС институтының 3 курс студентлары Җиһангәрәев Искәндәр һәм Ульданов Илсур шулай ук «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖдә дә производство практикасын узалар, анда инженер Гомәров Илгиз Җәмил улы җитәкчелегендә сиптергечләр әзерлиләр, тракторларга һәм ашлык җыю комбайннарына техник хезмәт күрсәтәләр.

Аларның курсташлары Дороднов Андрей Тәтеш районының «Содружество» ҖЧҖендә производство практикасын уза, баш инженер Гатауллин Азат Салих улы җитәкчелегендә чәчү эшләрендә актив катнаша.

Translate