Психологның Урта һөнәри белем бирү студентлары белән әңгәмәсе

2023 елның 12 сентябрендә Урта һөнәри белем бирү студентлары белән куратор сәгате вакытында җир төзелеше әзерләү юнәлеше буенча Казан дәүләт аграр университеты психологы Сөнгатова Нурсия Тәлгать кызы белән әңгәмә уздырылды. Шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләр, аралашу, үзара ярдәм һәм башкалар өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр күтәрелде.