«Путин командасы»автоузышында катнашу

Бүген «Ялкын» патриотик клубы ТР ЯшьГвардиясе белән берлектә «Путин командасы» автоузышында катнашты

Автоузышның максаты – Россия Федерациясе баш командующие Владимир Владимирович Путинны туган көне белән котлау.

Акция кысаларында 70тән артык автомобильдән торган автоколонна төзелә. Хәрәкәт Хөсәен Ямашев проспекты буенча Җиңү Паркы юнәлешендә төзелгән.

Автоузышта катнашучылар үз автомобильләрен Россия триколоры белән бизәгәннәр, ә машиналардан патриотик җырлар уйнаганнар.

Акция ахырында Татарстан Республикасы махсус хәрби операция үткәрүдә катнашучы хәрбиләргә 6 тонна гуманитар йөк тапшырды.