Ректорның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы!
Хөрмәтле студентлар һәм укытучылар, хезмәттәшләр!Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бу буыннарны берләштерүче бәйрәм. Бу безнең тышкы куркыныч алдында берләшеп, ерак 1612 елда Россия дәүләтен Үлемнән коткарган ватандашларыбызга да хөрмәтебез. Иң авыр тарихи чорларда нәкъ менә бөтен халыкның бердәмлеге Россиягә авырлыкларны җиңәргә һәм ышанычлы алга барырга ярдәм итте.
Бүген дә Халыклар бердәмлеге көне халкыбызның төп әхлакый кыйммәтләрен гәүдәләндерә: ата-бабаларыбызның зирәклегенә тирән хөрмәт, бердәмлек, игелеккә омтылыш, үзара ярдәм итешү. Россия – безнең уртак Ватаныбыз, аның киләчәге бүген барлыкка килә һәм безнең һәрберебезгә бәйле.
Халыклар бердәмлеге көне игелек, юмартлык, якыннарыбызны кайгырту бәйрәме булсын. Һәм Безгә Татарстан Республикасын һәм бөтен Россияне ныгыту турында лаеклы фикерләрне тормышка ашырырга ярдәм итсен.
Бәхет, тынычлык, иминлек һәм уртак уңышлар телим!
Ректор А. Р. Вәлиев
