Ректор А. Р. Вәлиевнең Студентлар көне белән котлавы

Казан дәүләт аграр университетының кадерле студентлары! 25 гыйнварда илебездә иң оптимистик һәм якты бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелә. Сезне чын күңелдән Россия студентлары көне белән котлыйм!

Нәкъ менә сезнең тормышыгызның бу этабында – университетта укыганда – иң кыю идеяләр туа, искиткеч мөмкинлекләр ачыла, иң нык дуслык барлыкка килә.  Студентлык – ул күңелнең аерым халәте. Бу бер дөнья, анда мөмкин булмаган бернәрсә дә юк.

Студент елларында сезнең һөнәри казанышларыгыз һәм шәхси уңышларыгызның нигезе салына. Моннан тыш, Татарстан Республикасының һәм бөтен Россиянең киләчәге сезгә һәм сезнең тырышлыкларыгызга бәйле. Һәм бу матур сүзләр генә түгел: без бүген үк сезнең данлы киләчәкне үз эшләрегез һәм җиңүләрегез белән булдыра башлавыгызны күрәбез.

Студент тормышы беркайчан да укуга гына кайтып калмаган. Сез үзегезне төрле өлкәләрдә ачык күрсәтәсез. Университет үзенең спортчылары, волонтерлары, иҗади шәхесләре, активистлары һәм яшь галимнәре белән горурлана. Сез, кадерле студентлар, тулы тормыш белән ничек яшәргә кирәклегенә мисал булып хезмәт итәсез.

Хөрмәтле Казан дәүләт аграр университеты хезмәткәрләре һәм укытучылары! Студентлар көне – сезнең белән безнең дә бәйрәм. Яшьләрнең казанышларына карап, без аларның уңышларында безнең дә казанышыбыз барлыгын һәрвакыт истә тотабыз.  Аларның горурлыгы – безнең горурлыгыбыз. Студентлар белән эшләүгә караганда илһамлы һөнәр табу кыен. Бәйрәмн белән сезне, хезмәттәшләр!

Барлык студентларга да нык сәламәтлек, укуда һәм тормышта уңышлар телим! Хыялларыгыз чынга ашсын!

Казан ДАУ ректоры                                                                 А. Р. Вәлиев