Россия авыл хуҗалыгы банкы стипендиясе ияләре!

Татарстанның аграр югары уку йортларының 12 укучысы Россия авыл хуҗалыгы банкы стипендиясенә ия булды.

Россия авыл хуҗалыгы банкы Татарстанда ел саен биш ел дәвамында көндезге уку формасындагы студентлар арасында исемле стипендия алуга конкурс үткәрә. Бу вакыт эчендә банк Казан дәүләт аграр университетының һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 65 студентына матди ярдәм күрсәтте. Быел әлеге югары уку йортларының 10 студенты һәм 2 аспиранты түләүләр алды.

Стипендия алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалында узды. Чарада төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Н. Э.Бауман исемендшге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында Ләлә Кудерметова билгеләп үткәнчә, аграр югары уку йортларыннан яшь белгечләргә ярдәм итеп, банк АПКның киләчәгенә – икътисадның иң динамик үсеш алучы тармагына инвестицияләр кертә, һәм бу очраклы түгел. “Бүген банк милли икътисадның үсеш векторын билгели, агросәнәгать комплексының төп кредиторы булып тора. Татарстан аграрийларына финанс ярдәменең яртысыннан күбрәген Россия авыл хуҗалыгы банкы күрсәтә, ә КФХ кредитлары буенча өлеш 70% тан артык тәшкил итә», – дип хәбәр итте Татарстан филиалы директоры.

Ул билгеләп үткәнчә, матди ярдәмнән тыш, банк студентларга киләчәктә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтә. «Мин – агрода»(«Я в агро») платформасы аша Россиянең эре агропредприятиеләрендә стажировкалар һәм сезонлы эш хакы турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев банк белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул кампус проекты, «Фермер мәктәбе», уку аудиториясен брендлаштыру кебек уңышлы гамәлгә ашырылган уртак проектларны билгеләп үтте.

Translate