Россия Президентын сайлауда сайлаучылар исемлегенә кертелгәнегезне ничек тикшерергә?

Шәхсән 2024 елның 6-14 мартында участок сайлау комиссиясенә барырга һәм сайлаучылар исемлеге белән танышырга.

Үзегез турында хаталар яки төгәлсезлекләр таптыгызмы?

Язма гариза бирегез, әмма тавыш бирү тәмамланганнан соң түгел, ул участок комиссиясе тарафыннан 24 сәгать дәвамында, ә тавыш бирү көннәрендә мөрәҗәгать иткәннән соң 2 сәгать дәвамында каралачак.  

Онлайн режимда: сайлаучылар исемлеген кертү турында мәгълүмат “Сайлау участогында, референдум участогында исемлеккә кертү турында мәгълүмат бирү” цифрлы сервисын кулланып алынырга мөмкин.

Translate