Россия Федерациясе Президентын сайлау турында фаразлар, социологик сораштырулар һәм башка тикшеренүләр бастырып чыгаруны тыю

12 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлау турында фаразлар, социологик сораштырулар һәм башка тикшеренүләр бастырып чыгару тыела.

Ул 2024 елның 17 мартында бөтен Россия территориясендә сайлаучылар тавыш бирү тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Тыю «Россия Федерациясе Президентын сайлау турында»гы Федераль Законның 47 статьясында билгеләнгән һәм тавыш бирү көненә (соңгы көненә) кадәр биш көн алдан кертелә.