Россия фәне көне белән
Хөрмәтле укытучылар, кадерле студентлар һәм Казан дәүләт аграр университеты хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!
Бүген без дөньяны танып белергә, табигать серләрен ачарга һәм яңа белемнәр булдырырга омтылучыларның барысын да бәйрәм итәбез. Фән кешелекне үсешкә һәм прогресска илһамландыра, безнең алда яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача.
Казан дәүләт аграр университеты үзенең фәнни тикшеренүләр һәм белем бирү традицияләре белән горурлана. Бездә студентларның фәнни җәмгыяте актив эшли, ул талантлы яшьләргә үз потенциалын ачарга һәм илебез фәнен үстерүгә өлеш кертергә ярдәм итә. Һәр көн сезгә ачышлар шатлыгы, башкарылган эштән илһам һәм канәгатьлек китерсен.
Укытучыларыбыз һәм студентларыбызның фәнни казанышлары илебез киләчәгенә мөһим өлеш кертсен.
Бу бәйрәм көнендә күренекле рус галиме Михаил Васильевич Ломоносовның: «фән-хакыйкатьне ачык белү, акылны агарту ул», – дигән зирәк сүзләрен искә төшерәсе килә.
Университетыбызның һәр хезмәткәренә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм иминлек телим. Безнең уртак тырышлыгыбыз җәмгыятькә файда китерсен һәм илебезне данласын.
Илшат Нуриев, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
