Россия яшьләре. Грантлар 2 сезон

Яшьләр эшләре федераль агентлыгы  2023 елның 20 августынан 20 сентябренә кадәр «Россия яшьләре. Грантлар 2 сезон конкурс» ына 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары арасында гаризалар кабул итә. Җиңүчеләр үзләренең уникаль проектын тормышка ашыру өчен 1 млн сумга кадәр ярдәм ала алачак.

Гаризалар 18 номинация буенча «Россия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә (grants.myrosmol.ru). Конкурсның тулы кагыйдәләре белән конкурсны үткәрү турында белдерүдә яшьләр эшләре Федераль агентлыкның рәсми сайтында һәм «Россия яшьләре»ФДАИСында танышырга мөмкин.

Конкурста катнашучыларга оператив мәгълүмат бирү максатыннан «Татарстан Грантовиклары» телеграм-чаты эшли, аңа түбәндәге сылтама буенча керергә мөмкин https://clck.ru/35ZJC7.