Россия һәм дус илләрнең аграр югары уку йортлары студентлары арасында самбо буенча халыкара чемпионат

5 апрельдән 7 апрельгә кадәр Вятка дәүләт агротехнология университетында беренче тапкыр Россия һәм дус илләрнең аграр югары уку йортлары студентлары арасында самбо буенча халыкара чемпионат узды.

15 аграр югары уку йортыннан 100гә якын спортчы югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм пьедесталда призлы урыннар өчен көрәште.

Казан ДАУ намусын түбәндәге студентлар яклый:

Стифеева Арина – Б231-06 2 урын

Вәлиуллина Әнисә – Б221-01-3 урын

Нурсафедов Какамрат – Б231-01-3 урын

Ибадов Җәләл – Б 411-01 3 урын

Черанов Тимофей – Б231-04 5 нче урын

Бадыков Артур –  Б 221-03 7 нче урын

Холов Фирдәвес -Б211-03-7 урын

Казан ДАУ командасы гомумкоманда беренчелегендә 4 урынны алды!

Студентларны һәм тренер Мансуров Илгиз Минзаһит улын искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез.