РТ ТР ФА академигы Җәүдәт Фәйзрахманов Мактау орденына лаек булды

29 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көненә багышланган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Югары дәүләт бүләге — Почет орденына Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Җәүдәт Фәйзрахманов лаек булды.
Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Җәүдәт Ибраһимовичны күпьеллык хезмәтенең лаеклы танылуы, фән һәм мәгариф үсешенә керткән зур өлеше белән котлыйбыз!

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть