Сайлау участогын ничек табарга?

ДЭТБдә (Дистанцион электрон тавыш бирүдә) катнашу һәм тавыш бирү турында гаризалар кабул итү 11 мартта тәмамланды, һәм гариза бирергә өлгермәгән (яки моны эшләргә җыенмаган) һәркем яшәү урыны буенча участокта тавыш бирәчәк.

Аның төгәл адресын белергә була:

◽Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы цифрлы сервислар аша (http://www.cikrf.ru/digital-services/)

◽Сайлаучының шәхси кабинетына дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/)

◽ Россия Үзәк сайлау комиссиясенең ВКонтакте кушымтасы (https://vk.com/app51843927_-151165928)

Үзләре өчен уңайлы сайлау участогын сайлаган кешеләр аның адресын безнең СЕРВИСЛАРДАГЫ УИК номеры буенча төгәлли алалар, шулай ук урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризаның бастырылган өлешен тикшерә алалар.